Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Узган пәнҗешәмбе көнне район Советы утырышы булды. Утырышта предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

Милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы мәсьәлә буенча доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина чыгыш ясады. Ул районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт милли сәясәтенең ничек тормышка ашырылуы, бу юнәлештә республикадагы хәлнең торышы турында сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татарстанда төрле милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату яшәүләрен ассызыклап үтте. Безнең районда да төрле милләтләр арасындагы дуслыкны тагын да ныгыту, дингә, элек-электән килүче гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән республика һәм район программасы уңышлы тормышка ашырыла, дини оешмалар белән тыгыз элемтәләр урнаштырылган. Республикада һәм районда төп диннәрдән саналган Ислам һәм православие диннәренә ихтирамның бертигез дәрәҗәдә булуы да аерым бер әһәмияткә ия.
Район мәдәният бүлеге вәкиле Лилия Репьева үзенең докладында милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча мәдәният учреждениеләре алып барган эшләрне яктыртып үтте.
Район башлыгы Камил Нугаев та әлеге теманы дәвам итеп халыкларның традицияләрен һәм тарихын өйрәнергә, халыкка патриотик тәрбия бирүне тагын да яхшыртырга, телләрне сакларга кирәклегенә басым ясады. Төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгәндә генә җәмгыятебездә тотрыклылыкны саклау мөмкин булачак.
Депутатлар шулай ук район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устинаның районның 2015 ел бюджетының үтәлеше турындагы отчетын тыңлады. Докладчы ел дәвамында керемнәр һәм чыгымнарның күпме булуын төрле саннар китереп раслады, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль тармак, мәгариф, мәдәният һәм башка тармаклар буенча алып барылучы финанс эшчәнлеген яктыртып үтте. Үзара салым җыюдан кергән акчаның, шул исәптән алынган грантларның нинди максатларда файдаланылуы турында сөйләде, 2016 ел бюджетын үтәү буенча бурычлар билгеләнде. Доклад азагында финанс-бюджет палатасы рәисе депутатлар каравына тәкъдим ителгән 2015 ел бюджетының үтәлешен 514753,6 мең сум күләмендә, чыгымнар буенча 511292,4 мең сум күләмендә, 3461,2 мең сум профицит белән раслауларын сорады.
Контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов үзенең чыгышында отчетка тиешле бәя бирде. Отчет барлык нормаларга туры килә, дип билгеләп үтте һәм аны расларга кирәклеген әйтте.
2015 ел бюджеты буенча чыгарылган карар белән районның https://spasskiy.tatar.ru/ сайтында танышырга була.
Контроль-хисап палатасы рәисе депутатларны коллективның узган елда башкарылган эше белән таныштырды. Утырышта депутатлар башка мәсьәләләрне дә тикшерде һәм тиешле карарлар кабул итте.
Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.
фото http://dzhmao.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев