Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районы «Алга! Киттек!» республика премиясе лауреаты булды

500дән артык катнашучы идеяләр алмашу һәм мастер-классларда катнашу өчен җыелды.

17 апрельдә Казанда Татарстан Республикасы «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге оештырган  "Алга! Киттек!" республика премиясе булды. 500дән артык катнашучы идеяләр алмашу һәм мастер-классларда катнашу өчен җыелды.

Чарада республиканың төрле районнарыннан яшь активистлар, шул исәптән Спас районыннан Алдынгылар хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. 
Көн дәвамында җирле Алдыныглар хәрәкәте бүлекчәләре командалары иҗат номерларын тәкъдим иттеләр, үз эшләрен күрсәттеләр. Премиядә катнашучыларны ТР Рәисе ярдәмчесе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде.

Эш йомгаклары буенча Спас районыннан Полянка мәктәбе командасы «Бергә булу!» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Ә команданың остазы Елена Янковскаяга «Ел остазы» дипломы тапшырылды. 

Татарстан Республикасы Алдынгылар хәрәкәтенә керткән өлеше өчен Спас районы Алдынгылар хәрәкте Советы рәисе Алисә Хәйруллинага аерым рәхмәт белдерелде. Моннан тыш, Алдынгылар хәрәкәтенең җирле бүлеге «Үзгәрешләргә әзерлек өчен» номинациясендә җиңүче булды.

Алдынгылар хәрәкәтенең балалар һәм яшьләр берләшмәләренең социаль әһәмиятле эшчәнлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Алга! Киттек!» республика премиясе «Без бергә» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев