Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас мөхтәсибәте хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә 50 мең сум акча җыйды

Тукай авылы халкы аеруча тырышлык күрсәтте.

Спас мөхтәсибәте «Зәкәт» хәйрия фонды игълан иткән хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен акча җыюда актив катнашты.

Спас районы, аерым алганда, Тукай авылы һәм Татар Такталы халкы, кыска вакыт эчендә 50 мең сумнан артык акча җыеп, хәрбиләргә теләктәшлек күрсәттеләр. 

– Тукай авылы халкына зур рәхмәт әйтәсе килә, анда кайберәүләр шактый зур суммалар алып килде. Татар Тахталысы халкы да тырышты, – дип билгеләп үтте Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.

Җыелган акчалар хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәк-яраклар сатып алу өчен «Зәкәт» фондына җибәрелде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтеннән гуманитар ярдәм даими рәвештә махсус операция зонасына җибәрелә, ә йөкне озатуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хәрби операция башланганнан соң игълан ителгән Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю хәзер дә дәвам итә. Теләгән һәркем акчалата өлеш кертә ала. Акчаларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев