Социаль фондның ТР бүлеге көндезге бүлек студентларына эшкә урнашкач та пенсия түли
Социаль ярдәм чарасы 23 яшькә җиткәнче бирелә.
Җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашу 23 яше тулмаган көндезге бүлектә укучы студентлар өчен туендыручысын югалту буенча иминият яки социаль пенсия алу өчен каршылык булып тормый.
Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы мәктәп тәмамлаучыларга 18 яшь тулгач, аларга пенсия түләү автомат рәвештә 31 августка кадәр озайтыла. Югары уку йортына яки көллияткә укытуның көндезге формасына кергән очракта, түләүләрне озайту өчен, аларга клиент хезмәтенә уку учреждениесеннән тиешле документларны тапшырырга кирәк булачак.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алучы студентларга эшкә урнашу чорында өстәмә түләү түләнмәячәк. Шул ук вакытта законнарда искәрмәләр дә каралган: көндезге бүлектә белем алучы инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, укулары тәмамланганчы, 23 яшькә җиткәнгә кадәр пенсиягә федераль өстәмә түләү туктатылмый.
Шулай ук вакытлыча эшкә мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча урнаштыру чорларында, мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча җәмәгать эшләрендә катнашу чорларында һәм каникул вакытында хезмәт шартнамәләре буенча студентлар отрядларында гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек өчен түләүләр алу чорында иминият яки социаль пенсия алучыларга өстәмә түләү дәвам итә.
Көндезге уку бүлегендә укучылар эшкә урнашкан очракта, аларга Татарстан Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә белешмә бирергә кирәк. Белем бирүнең читтән торып уку формасына күчкән яки укуны туктаткан очракта да мәгълүматларның үзгәрүе турында хәбәр итү зарур
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев