Штрафлар артачак
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнеше тармагында криминалны бетерү буенча оператив-профилактик айлык үткәрә.
Чараның төп максаты - республикада башка төбәкләрдән, шул исәптән Казахстаннан контрафакт алкоголь кайтаруга, составында спирт булган продукция әйләнеше тармагында теләсә нинди бозуларга чик кую.
Ике атна эчендә 17 тикшерү үткәрелде. Беренче чиратта полиция хезмәткәрләре алкогольле эчемлекләр сатыла торган сәүдә нокталары буенча рейдлар үткәрделәр. Монда закон бозу очраклары булмады. Шәһәргә кергән постта автомобильләрне тикшергәндә дә ЮХИДИ инспекторлары шикле нәрсә тапмадылар.
Ә менә шәхси йортларны тикшергәндә полиция участковыеның игътибар үзәгенә үз танышына алкогольле продукция (көмешкә) саткан шәһәр кешесе эләкте. Бу хатын-кызга карата эш ачып, аны тикшерү өчен Чистай дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрделәр.
Бу хатынның агымдагы елның март аенда шундый ук эше өчен административ җаваплылыкка тартылуы билгеле булды. Ул чакта аңа ике мең ярым сум штраф түләргә туры килгән. Икенче тапкыр штраф күләме ике тапкыр артырга мөмкин.
Өйдә ясалган спиртлы эчемлекләр сату урыннары турында нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләр бу турыда полиция бүлегенә хәбәр итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев