Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе 2 миллионнан артык күчемсез милек объектын тикшерде

Гамәлдәге закон нигезендә ГКН (дәүләт күчемсез милек кадастры), ЕГРП (бердәм дәүләт хокук реестры) белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, күчемсез милек объектлары һәм аларга теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар саклауны Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе электрон рәвештә автоматлаштырылган мәгълүмат системаларыннан файдаланып алып бара. Бу системалар бик ышанычлы, аларга чит кешеләр берничек "керә" алмый,...

Гамәлдәге закон нигезендә ГКН (дәүләт күчемсез милек кадастры), ЕГРП (бердәм дәүләт хокук реестры) белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, күчемсез милек объектлары һәм аларга теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар саклауны Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе электрон рәвештә автоматлаштырылган мәгълүмат системаларыннан файдаланып алып бара. Бу системалар бик ышанычлы, аларга чит кешеләр берничек "керә" алмый, сакланучы мәгълүматларны бозу, төрле төзәтмәләр кертү дә мөмкин түгел. Мәгълүматлар базасын электрон рәвештә алып бару Росреестрның мәгълүмат ресурслары белән танышу һәм электрон хезмәт күрсәтүләрне үстерү мөмкинлеге бирә.
Бүгенге көндә Идарә алдында торган мөһим бурычларның берсе - күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларны тикшерү һәм чагыштыру эше. Тиешле мәгълүматларның барысы да ЕГРП һәм ГКН базасында тупланган. Соңыннан барлык саннар һәм белешмәләр берләштереләчәк.
Соңгы 5 елда ЕГРП мәгълүматларын ГКН белешмәләре белән тәңгәлләштерү, тиешле үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү буенча шактый зур күләмдә эшләр башкарылды.
Җир участоклары һәм капиталь төзелеш объектлары турындагы барлык мәгълүматларны тиешле тәртикә китерү кысаларында башкарылган эш нәтиҗәсендә барлык күчемсез милек объектларының 99,5 проценты чагыштырылды: рәсмиләштерелгән 931699 объектның (гомуми санның 99,5 процентын тәшкил итә) 926951е кадастр номеры буенча чагыштырылды, капиталь төзелеш буенча теркәлгән 1588667 объектның ОКС буенча 1581265 объекты кадастр номеры буенча кабат тикшерелде.
Калган 0,5 процентка теге яки бу сәбәпләр буенча хаталарны төзәтеп булмаслык объектлар (технологик ялгышлыклар) яки документларны рәсмиләштергәндә милек объектының хуҗасы катнашырга тиешле объектлар керде.
Шунысын әйтергә кирәк, мәгълүматларны ЕГРП һәм ГКН базасындагы мәгълүматлар белән чагыштыру һәм тәңгәлләштерү ул күчемсез милек объектына дәүләт теркәвен уздыру һәм алар белән алыш-биреш итү буенча дәүләт хезмәтенең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе.
Белешмә: ил күләмендә алганда, 2012-2014 елларда ГКНда 29 миллионнан артык капиталь төзелеш объекты мәгълүматларындагы ялгышлыклар төзәтелде.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев