Проблемалар хәл ителәчәк
Узган чәршәмбедә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев халыкны кабул итте.
Кабул итү “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе оешуның унҗиде еллыгына багышланган атналык кысаларында оештырылды. Депутатка районның 10 кешесе мөрәҗәгать итте. Аларны дәвалану өчен материаль ярдәм алу, торакка ремонт ясау, йортларга газ кертү, урамнарга асфальт җәю, су кертү белән бәйле булган һәм башка күп кенә мәсьәләләр борчый.
Диализлга мохтаҗ авыру кешенең үтенечен дә игътибарсыз калдырмадылар. Ул, мәсәлән, тиешле процедуралар үтү өчен аена өч тапкыр Чистайга бара. Бу шәһәргә бездән автобуслар йөрми, шуңа күрә такси ялларга туры килә. Моның нинди суммага төшүен аңлатып торуның кирәге юк. Фоат Вәли улы әлеге проблеманы аерым контрольгә алды, мөрәҗәгать иткән кешене дәвалау курслары үтү өчен Казанга күчерү мәсьәләсен хәл итәчәге турында әйтте. Җирле властьлар юл чыгымнарын түләү мөмкинлеген табарга ышандырды.
Депутат мөрәҗәгать иткән һәр кешене игътибар белән тыңлады. Кайбер мәсьәләләр урында ук хәл ителде, кайберләре буенча тиешле чаралар күрелергә тиеш.
– Проблемаларны чишү юлларын табарга тырышачакбыз, – диде Фоат Вәли улы. – Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак...
Күп кешеләр үзләрен борчыган проблемаларнын хәл ителәчәгенә чын күңелдән ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев