Җәмгыять
Паспорт – залог өчен түгел
Районның бер эшмәкәренә кеше паспортын залог рәвешендә алып калуы өчен административ штраф салынды. Бу гамәл хокук бозу булып санала.
Азык-төлек кибете тоткан бу эшмәкәр үзенең танышына азык-төлекне бурычка биреп тора һәм залог рәвешендә паспортын алып кала. Ләкин ул РФ Хөкүмәте карары белән расланган "Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положение" нигезендә,...
Районның бер эшмәкәренә кеше паспортын залог рәвешендә алып калуы өчен административ штраф салынды. Бу гамәл хокук бозу булып санала.
Азык-төлек кибете тоткан бу эшмәкәр үзенең танышына азык-төлекне бурычка биреп тора һәм залог рәвешендә паспортын алып кала. Ләкин ул РФ Хөкүмәте карары белән расланган "Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положение" нигезендә, паспорт Россия территориясендә кеше шәхесен раслаучы төп документ булып торуын исәпкә алмаган, күрәсең. Әлеге положение нигезендә, Законда каралган очраклардан тыш, кеше паспортын алып калу тыела. Шулай итеп, эшмәкәр административ хокук бозган һәм моның өчен аңа җавап бирергә туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев