Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оста куллы шәфкать ияләре

Тормышта авырмаган кеше юк һәм һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк. Шулай икәнен белсәк тә, табибларга күренүдән куркабыз һәм ахырга кадәр сузабыз. Нәтиҗәдә авыр хәлдә хастаханәгә эләгәсең. Күптән түгел минем белән дә нәкъ шундый хәл булды. Карт кешегә кем игътибар итсен дип, район хастаханәсенә баруны һаман да суздым. Ләкин мин нык...

Тормышта авырмаган кеше юк һәм һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк. Шулай икәнен белсәк тә, табибларга күренүдән куркабыз һәм ахырга кадәр сузабыз.
Нәтиҗәдә авыр хәлдә хастаханәгә эләгәсең. Күптән түгел минем белән дә нәкъ шундый хәл булды. Карт кешегә кем игътибар итсен дип, район хастаханәсенә баруны һаман да суздым. Ләкин мин нык ялгышкан булып чыктым.
Килүгә мине хастаханәгә салдылар. Монда Наилә Туктар кызы Мифтахова, Сергей Павлович Ермилов һәм Рожовали Асаметдин улы Кожоев беренче көннәрдән үк мине карап, тиешле дәваны билгеләделәр. Аларның һәрберсе үз эшенең осталары, авыруларга игътибарлы булулары белән абруй казанган табиблар. Алар дарулар белән генә түгел, җылы сүзләре, авырулар күңелендә терелергә өмет уята белүләре белән дә дәвалыйлар. Терапия һәм хирургия бүлегенең шәфкать туташлары да гаҗәеп игътибарлы, кайгыртучан белгечләр, алар көне буе аяк өстендә һәр авыруның хәлен белеп, тиешле дәвасын биреп торалар.
Палаталарның чисталыгында санитаркаларның тырышлыгы зур. Баш табиб Егор Игоревич Самохвалов үзе кереп, безнең хәлләр белән кызыксынып торды.
Ак халатлы шәфкать ияләренең тырышлыгы аркасында мин терелеп аякка бастым, хәзер инде өйгә кайттым. Мине дәвалаган табибларга, шәфкать туташларына чиксез зур рәхмәт. Аларга иминлек, сәламәтлек, бәхет телим!
Вера Авдошина,
хезмәт ветераны, икенче группа инвалид.
Екатериновка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев