Бу фикер чәршәмбе көнне Полянка авыл җирлегендә узган авыл җыенында катнашучыларның чыгышында да кат-кат яңгырады. Җыенда алты ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.
Владимир КОРНИЛОВ
Җыенда Полянка халкы белән бергә якын-тирә авылларда яшәүчеләр, шулай ук кунаклар - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Марат Бариев,...
Бу фикер чәршәмбе көнне Полянка авыл җирлегендә узган авыл җыенында катнашучыларның чыгышында да кат-кат яңгырады. Җыенда алты ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.
Владимир КОРНИЛОВ
Җыенда Полянка халкы белән бергә якын-тирә авылларда яшәүчеләр, шулай ук кунаклар - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Марат Бариев, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстандагы территориаль идарә җитәкчесе Гөлнара Сергеева, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка җаваплы кешеләр катнашты.
Җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина үзенең докладында соңгы араларда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде. Аның чыгышында авыл хуҗалыгы производствосын һәм икътисадны үстерүгә аерым игътибар бирелде. Шунысын әйтергә кирәк, халык саны акрынлап булса да арта бара, якын киләчәктә тагын 20 кешегә артырга тиеш. Соңгы елларда 5 йорт төзелгән, электр линияләре алыштырылган, урамнарны яктырту мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Янгын иминлеген тәэмин итү, халыкның ялын оештыру кебек мәсьәләләргә дә даими игътибар бирелә. Җирлеккә керүчеләр үзешчән сәнгатьтә, республика күләмендә уздырыла торган конкурсларда, төрле бәйрәмнәрдә, авыл көннәрендә актив катнашалар. Спорт мәйданчыгы беркайчан буш тормый, кышларын исә район һәм җирле Совет депутаты Юрий Семушкин тырышлыгы белән тимераякта шуу, хоккей уйнау өчен каток ясыйлар.
Үзара салым буенча җыелган акча Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл кешеләре хөрмәтенә Дан обелискы төзү, авыллардагы зиратларны тотып алу һәм башка ашыгыч ихтыяҗлар өчен тотылган. Җирлекнең борчыган проблемалары да юк түгел. Мәсәлән, кәрәзле элемтә начар эшли, юлларны ремонтларга кирәк. Бу мәсьәләләр контрольгә алынган, аларны хәл итү юлларын эзлиләр.
Үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев райондагы социаль - икътисадый хәл турында сөйләде. Соңгы елларда бездә уңай үзгәрешләр күп булды,
дип ассызыклап үтте ул. Мәсәлән, торак йортлар, юллар, спорт объектлары төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм башка объектларга ремонт ясала. Җәйнең коры һәм кызу килүенә карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бөртеклеләрдән әйбәт уңыш җыеп алдылар. Кайбер басуларда гектарыннан 60 центнерга кадәр бөртек чыкты. Терлекчелек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсә. Болгарга килүче туристлар саны арта,
биредәге инфраструктура камилләшә бара. Хәзерге вакытта дөнья таләпләренә җавап бирерлек кунакханә комплексы, Болгар Ислам академиясе төзелә.
Биредә яңа эш урыннары булдырылачак. Кече һәм урта бизнес үсә. Район башлыгы аеруча да республиканың 2030 елга Стратегик үсешенә, Татарстан Республикасының бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән тормышка ашырылучы социаль программаларга тукталды.
Татарстандагы һәм Россиядәге икътисадый хәлләр турында сөйләп, Айрат Хәйруллин болай диде:
- Россия көчле дәүләтләрнең берсе, үз вакытында Советлар Союзы да куәтле дәүләтләрнең берсе иде. Әлбәттә, бу күпләргә ошамый, безнең икътисадны, дәүләтебезне физик яктан да, мораль яктан да какшату өчен программалар эшлиләр. Ләкин алар барып чыкмаячак...
Ул хәлләрне яхшырту буенча күрелә торган чараларга тукталды, авыл хуҗалыгын үстерүгә аеруча әһәмият бирде, чөнки күп еллардан бирле ул үзе шушы тармакта эшли, хәзерге вакытта аграр мәсьәләләр буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары. Шулай ук күп кенә мисаллар китереп, импортны алыштыру, инвестицияләр кертү турында да сүз барды.
- Авылда хезмәт хакын күтәрергә кирәк, авыл кешесенең хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш,- дип басым ясады Айрат Нәҗипович үз чыгышын тәмамлап,- ул вакытта яшьләр дә авылда калыр, демографик хәл һәм ил тормышы яхшы якка үзгәрер. Безнең тормышта күп нәрсә авыл хуҗалыгына, үсемлекчелек һәм терлекчелеккә нык бәйле...
Марат Бариев спорт һәм яшьләр сәясәтендә дәүләт кабул итә торган чараларга тукталды, ул яңа объектлар һәм торак төзүгә кагыла.
Авыл халкы кунакларга күп сораулар бирде. Аерым алганда, аларны җиргә салым, аны арендага бирү, Интернетның эшен яхшырту мәсьәләренә карады. Кунаклар барлык сорауларга тулы җавап бирделәр, ә кайберләрен аерым контрольгә алдылар. Алар буенча карар кабул ителәчәк.
Җыен тәмамланганнан соң Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Куралово үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт башланды.
Шул ук көнне Болгар санаторий мәктәп-интернатында да хезмәт коллективы белән очрашу булды, анда Айрат Хәйруллин, Камил Нугаев. Гөлнара Сергеева һәм башкалар катнашты.
Мәктәп директоры Владимир Четанов отчет доклады белән чыкты. Кунаклар укытучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар һәм эшләрендә уңышлар теләделәр, күп кенә сорауларга җавап бирделәр.
Нет комментариев