Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кичәбез күңелле үтте

Татар Такталы авылы клубында хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичә булды. Безнең бер бәйрәмебез дә башлангыч мәктәп укучыларыннан башка үтми. Бу юлы да алар кичәне әниләр, әбиләр турындагы матур шигырьләре, "Кәләпүшем-калфагым" җыры белән ачып җибәрделәр. Әлфинур Бохарова, Әлфирә Гайнуллина, Дамирә Мисалимова, Гөлназ Рәхмәтуллиналар гүзәл затлар турында язылган җырлар башкардылар. Мәдәни чараларда без...

Татар Такталы авылы клубында хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичә булды.
Безнең бер бәйрәмебез дә башлангыч мәктәп укучыларыннан башка үтми. Бу юлы да алар кичәне әниләр, әбиләр турындагы матур шигырьләре, "Кәләпүшем-калфагым" җыры белән ачып җибәрделәр. Әлфинур Бохарова, Әлфирә Гайнуллина, Дамирә Мисалимова, Гөлназ Рәхмәтуллиналар гүзәл затлар турында язылган җырлар башкардылар.
Мәдәни чараларда без халкыбызның матур йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырырга тырышабыз. Алар бит бары тик аралашып яшәргә, кунакчыл булырга, тәртипкә өнди. Шул максат белән без "Аулак өй" күренеше уйнадык. Аулак өйгә килгән кызларыбыз (Илсөяр Әхмәтҗанова, Гөлүсә Мисалимова, Алинә Сафина, Рамилә Шәфигуллина) каз каурые сыдыру, йон эрләү, бәйләү эшләрен җыр белән алып бардылар. Егетләр (Азат Әхмәтсафин, Нәфис Әхмәтҗанов, Ранис Гайнуллин, Зөлфәт Шәрипов) килгәч, такмак әйтеп биюләр, "Йөзек салыш" уены белән дәвам итте. Кыямов Илһамның "кунак кыз"ы булып уйнавы, Салахов Исламның гармунда "Авыл көе"н башкаруы зур тәэсир калдырды. Аулак өйнең хуҗалары кунакчыллык күрсәтеп, чәй табыны хәзерләделәр.
Кичәдән соң авыл кешеләренең әйткән рәхмәт сүзләре безгә әллә никадәр көч-куәт өстәде. Киләчәктә дә бәйрәмнәр-дән ямь табып, күмәк-ләшеп, куанып яшәргә һәм эшләргә язсын!
Земфира Сафина. Татар Такталы клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев