Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше үзе дә гаепле

Узган атна ахырында Чирмешән муниципаль районында "Җәмәгать контроле оештыру һәм коррупциягә каршы тору максатында, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының нәтиҗәле эшчәнлеге" темасына зона семинар-киңәшмәсе булды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт Идарәсе, ТР юстиция министрлыгы, муниципаль хакимият, Кама аръягы зонасы массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгать советлары, районнарның коррупциягә каршы комиссия, прокуратура, Эчке эшләр бүлеге вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы иҗтимагый палата әгъзалары катнашты.
Беренче чиратта киңәшмәдә ясалган чыгышларда Чирмешән районында коррупция фактларын булдырмау өчен нинди чаралар күрелүе яктыртылды. Коррупциягә каршы җирле комиссия эше республикада иң яхшылардан дип табылган.
Ярты елда республикада 649 коррупция факты ачыкланган. Иң күп бозу фактлары җир участокларын теркәү өлкәсенә туры килә. Бәйсез экспертлар республиканың барлык районнарында үткәргән социаль сорашулар нәтиҗәсендә, иң коррупцияләнгән тармакларга мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре керә, дип билгеләгән. Еш кына мондый фактлар төрле дәрәҗәдәге чиновниклар һәм ни гаҗәп, хокук саклау органнарында теркәлә. Барлык чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, халык үзе коррупциягә таралырга ярдәм итә. Мондый гамәлләр арасында рәхмәт рәвешендә табиб яки укытучыга бирелгән бүләкләр дә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бәхәсне хәл итәргә тырышу һәм башка бик нәрсәләр керә. Бүген мондый "гадәтләрне" бетерү, коррупциянең теләсә кайсы формаларын юк итү мәсьәләсе куела.
Семинарга Татарстан Республикасы иҗтимагый палатаның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең Генераль директор киңәшчесе Владимир Шевчук йомгак ясады. Районнарда коррупциягә каршы җәмәгать комиссияләре эшен активлаштыруга аеруча зур игътибар бирелде.
.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар коррупция

2
X