“Кеше хезмәте белән мактаулы!”
Җәмгыять

“Кеше хезмәте белән мактаулы!”

Узган шимбәдә районда традицион алдынгылар слеты үткәрелде.

Владимир Корнилов
Узган еллардагы кебек, чараның тантаналы өлеше район Мәдәният йортында булды. Ә урамда һәм Мәдәният йорты фойесында безнең район предприятиеләре, оешмалары җитештергән һәм мәктәп укучылары ясаган төрле әйберләрдән күргәзмә оештырылды. Монда нәрсә генә юк иде! Бәйрәмгә килгән кунаклар агач һәм металлдан ясалган әйберләр, теплицалар, ишекләр, тәрәзәләр, ит һәм балык продукциясе, икмәк-булка һәм кондитер ризыклары, төрле сувенирлар, музей-тыюлык һәм укучыларыбыз, спортчыларыбызның уңышларын чагылдыручы фотостендларны карап хозурлана алды. Узган еллардагы кебек, күргәзмәне Владимир Монахов предприятиесе кондитерлары ясаган зур торт бизәп торды.
Тантана элек-электән безнең район территориясендә яшәгән халыкларның тарихына экскурсиядән башланып китте. Мактаулы кунакларга быелгы уңыштан пешерелгән ипи, тоз һәм чәк-чәктән авыз иттерделәр. Кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, "Красный Восток Агро Идарә компания" җәмгыяте генераль директоры, "Красный Восток Агро" җәмгыяте директорлар советы рәисе Владимир Панков, "Болгар Арыш" ЯАҖ генераль директоры Эллина Шайер, Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы администрация башлыгы урынбасары Валерий Павлов, Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Евгений Умнов, Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Спас якташлар җәмгыяте президенты Камил Сәгъдәтшин, "Болгар "Востокзернопродукт" җәмгыяте директоры Айрат Гыйльмиев һәм башкалар бар иде.
Махсус хәзерләнгән фильмнар безнең район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең барышы белән таныштырдылар. Кунаклар иң уңышлы эшләүче фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, безнең җирдә хезмәт куйган инвесторлар, үсемлекчелек, терлекчелек өлкәсендә хезмәт куючылар, механизаторлар, агрономнар, эшмәкәрләр һәм туган җирнең муллыгын үстерү өчен хезмәтен кызганмаган башка бик күпләр белән таныша алдылар.
Алдынгылар слеты - район тормышында зур әһәмияткә ия булган вакыйга ул. Монда узган елга нәтиҗә ясыйлар, эштә югары күрсәткечләргә ирешкән лаеклы кешеләрне бүләклиләр. Район башлыгы Камил Нугаев залда утырган хезмәт алдынгыларына башкаларга үрнәк булырлык намуслы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте, барысына да нык сәламәтлек, киләчәк эшләрендә зур уңышлар теләде.
- Бернинди кыенлыкларга карамыйча, узган чорда шактый зур уңышларга ирештек, - дип билгеләп үтте Камил Әсгат улы. - Алда башкарасы эшләр тагын да күп. Бергәләшеп, бердәм коллектив, тату гаилә булып яшәгәндә генә без уңышларга ирешә алырбыз...
Тамашачыларның кайнар алкышлары астында район башлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов алдынгы хезмәткәрләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм ал тасмалар тапшырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин иң уңганнарга район Мактау тактасына кертелүләре турында таныклыклар тапшырды.
Бүләкләү тантанасы үзешчән артистларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Күптән түгел оешкан һәм беренче тапкыр тамашачылар алдына чыккан "Болгар таңнары" ансамбленең чыгышын халык бик яратып кабул итте һәм көчле алкышларга күмделәр, аларга зур иҗади уңышлар теләделәр.
Алдынгыларга бүләкләр тапшырган кунаклар аларга иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Аларның барысы да безнең районда ел саен уздырыла торган бу чараның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Спаслылар ел саен мондый зур чараны үткәрергә, хезмәт алдынгыларын бергә җыеп, аларга бүләкләр тапшырырга мөмкинлек табалар, бу бары тик мактауга гына лаек, дип билгеләп үттеләр чыгыш ясаучылар. Бу слетта узган елга нәтиҗә чыгарыла, киләсе чорга планнар билгеләнә. Башкаларның синең хезмәтеңә югары бәя бирүе яңа эшләргә рухландыра.
(Тулырак фоторепортаж безнең сайтта www.spas-rt.ru).

Нет комментариев