Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җитди мәсьәләләр тикшерелде

Атна башында башкарма комитетның утырышлар залында "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлек җитәкчеләре киңәшмәсе булды. Аңа "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе, район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелек итте. Киңәшмәдә катнашучылар төрле мәсьәләләр тикшерделәр, алар арасында - партиягә яңа кешеләр кабул итү процедурасы, праймериз, икенче төрле әйткәндә, быел көз булачак сайлауларга партиядән...

Атна башында башкарма комитетның утырышлар залында "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлек җитәкчеләре киңәшмәсе булды. Аңа "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе, район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелек итте.
Киңәшмәдә катнашучылар төрле мәсьәләләр тикшерделәр, алар арасында - партиягә яңа кешеләр кабул итү процедурасы, праймериз, икенче төрле әйткәндә, быел көз булачак сайлауларга партиядән кандидатлар тәкъдим итү өчен партия эчендә алдан тавыш бирү, партиягә ярдәм фонды эшчәнлеге каралды.
Ә узган атна ахырында партиянең җирле бүлеге җитәкчеләре Казанда видеоконференция режимында үткән "Бердәм Россия" партиясенең региональ сәяси советы утырышында катнаштылар. Утырышта "Бердәм Россия" партиясенең территориаль региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин өч министрлык - Татарстанның сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт министрлыклары белән килешүгә кул куйды. Ул килешүләргә партия проектларын тормышка ашыру максатында кул куелуын билгеләп үтте. Алар арасында "Диабет көннәре" үткәрү, глюкометрлар белән тәэмин итү, яңа перинаталь үзәкне проектлау һәм төзү, ветераннар палаталарын җиһазландыру, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү, "Ишек алды тренеры" проекты, урам культурасы фестивален үткәрү, китапханә фондларын тулыландыру һәм аларны Интернетка тоташтыру, "Татарстан Республикасы милли электрон китапханәсе" порталын үстерү һәм башка мөһим мәсьәләләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев