Йорткүл халкы хәрби операциядәгеләр өчен өй токмачы ясый
Шулай ук алар акча җыеп, дарулар да сатып алганнар.
Авыл китапханәсендә оештырылган “Сөембикә” клубында Урта һәм Урманасты Йорткүл хатын-кызлары якташ егетләребез өчен өй токмачы кисәләр. Шулай ук Урта Йорткүл авылы халкы акча җыеп, сугышчылар өчен кирәкле даруларны сатып алганнар.
Дала Йорткүлдә яшәүчеләр исә хәрби операциягә җибәрү өчен токмачны өйдә әзерләп китергәннәр.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән токмач әзерләдек. Өйдә кисеп китерүчеләр дә күп булды. Барыгызга да аллаһның рәхмәте яусын. Егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Дөньяларыбыз тыныч булсын, – диләр авыл хатын-кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев