Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкка уңайлы булсын өчен

Халык белән эшләүнең яңа алымнарын кертү белгеч янына керү чиратын шактый киметергә ярдәм итә. Моны исәпкә алып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Спас районындагы идарәсе үз эшчәнлегендә төрле яңалыкларны актив куллана.

Быел, мәсәлән, клиентларга үзләренә җайлы вакытта гражданнарның мөрәҗәгате буенча эшләүче белгечкә алдан язылу мөмкинлеге тудырылды. Хәзер инде чиратта торуның кирәге юк. 0-74 телефоны буенча шалтыратып яки идарәгә килеп тә алдан язылырга мөмкин. Шуннан соң, билгеләнгән көнне, билгеләнгән сәгатьтә белгеч янына керергә була. Бу ана (гаилә) капиталы алырга килүче яшь аналар һәм эшләүче пенсионерлар өчен аеруча җайлы. Шулай ук яше буенча пенсия билгеләтү турындагы гариза белән идарәгә алдан язылып мөрәҗәгать итәргә була. Ел башыннан бирле мондый мөмкинлектән 600гә якын кеше файдаланды.
Идарәдән документларны (белешмә, күчермә) алдан заказ биреп алдыру кебек хезмәт тә күпләрдә бары тик хуплау гына тапты. Кеше, мәсәлән, телефоннан шалтыратып кредит учреждениесенә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, социаль яклау бүлегенә тапшыру өчен пенсия күләме турындагы белешмәгә заказ бирә ала. Әзер документны килеп алуның бер кыенлыгы да юк.
2011 елның 1 сентябреннән дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге тудырылды. Аларны бирү тәртибе белән "Пенсия белән тәэмин итү һәм социаль түләүләр" бүлегендәге www.gosuslugi һәм һttp:// uslugi. tatar. ru федераль порталыннан танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев