Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык җыены уздырылачак

Шәһәрдә 28 августта халык җыены үткәреләчәк. Мондый чараларны "Бердәм Россия" партиясе Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында халыкны бүген аеруча нык борчыган мәсьәләләр һәм проблемаларны ачыклау максаты һәм җирле территорияләр һәм, гомумән, республиканы үстерү буенча халыкның тәкъдим-фикерләрен ишетү өчен үткәрә. Соңыннан боларның барысы да "Бердәм Россия" партиясенең алдагы биш елга төзелгән...

Шәһәрдә 28 августта халык җыены үткәреләчәк.
Мондый чараларны "Бердәм Россия" партиясе Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында халыкны бүген аеруча нык борчыган мәсьәләләр һәм проблемаларны ачыклау максаты һәм җирле территорияләр һәм, гомумән, республиканы үстерү буенча халыкның тәкъдим-фикерләрен ишетү өчен үткәрә. Соңыннан боларның барысы да "Бердәм Россия" партиясенең алдагы биш елга төзелгән эш программасына кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 июльдә тәмамланган Дәүләт Советы утырышында ассызыклап үткәнчә, республика халкының үсеш планын эшләүдә катнашу мөмкинлеге булырга тиеш. Бу аеруча җирле территорияләрне үстерү мәсьәләсенә кагыла. Халык җыеннары да регионнар тормышына кагылышлы булган күп кенә сорауларга ачыклык кертә алыр, дип уйлыйлар.
Болгарда җыен 17 сәгать 30 минутта шәһәрнең үзәк мәйданында башланачак. Каралырга тиешле төп мәсьәләләр арасында мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, юллар төзү белән бәйле булганнары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев