Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экстремизм һәм террорчылык – юк

Узган атна ахырында Алексеевск посёлогында район иҗтимагый комиссия вәкилләре һәм Кама аръягы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында зона семинар-киңәшмәсе булды.

Ул "түгәрәк өстәл" формасында үтте һәм аны Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы белән нәшрият һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасының Куркынычсызлык советы, ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте, төрле дини конфессия вәкилләре катнашты. Семинарда катнашучылар "Экстремизмга һәм террорчылыкка мәгълүмати-пропагандада каршылык күрсәтү: массакүләм-мәгълүмати чараларда толерантлык һәм милләтара конфессияара мөнәсәбәтләр проблемасын яктырту" темасы буенча фикер алыштылар.
Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләне хәл итү буенча шактый чаралар үткәрелә. Ләкин яшьләр экстремизмга кагылган мәгълүматларны Интернет аша алалар. Мондый сайтлар тыела һәм ябыла, шуңа да карамастан, күпмедер вакыттан яңадан барлыкка киләләр. Ә бу исә республикадагы хәлгә тискәре йогынты ясый. Республика буенча тулаем алганда хәл тыныч булса да, радикаль группаларның гамәлләрен алдан әйтеп булмый. Шуңа күрә һәрвакыт уяу һәм сак булырга кирәк.
Җәмгыятьтә хәлләр тыныч күренгән очракта да, экстремистлар һәм террорчылар теләсә нәрсә эшләргә мөмкин. Биектау, Нурлат, башка районнарда булган хәл моңа дәлил булып тора.
Гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше мәсьәләләре буенча ТР иҗтимагый палата комиссиясе рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директор киңәшчесе Владимир Шевчук журналистларга мөрәҗәгать итеп, кешеләрдә экстремизмга һәм милләтчелеккә тискәре караш тәрбияләүгә игътибар бирергә кирәген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев