Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булачак солдатларны котладылар

Район Мәдәният йортында шушы көннәрдә илебез чикләрен сакларга китәчәк егетләрне озату кичәсе булды.

Ирина Телицына
Көзге чакырылыш барышында безнең районнан егермеләп егет Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хезмәткә китәргә тиеш. Узган еллардагы кебек, алар төрле гаскәрләрдә хезмәт итәчәк һәм армия хезмәтенә егетләр тулысынча әзер.
Бу көнне залда җәмәгатьчелек вәкилләре, призывникларның әти-әниләре, дуслары, шәһәр мәктәпләреннән укучылар һәм тармак технологияләре техникумы студентлары җыелган иде. Тамашачыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин сәламләде. Ул егетләргә намуслы хезмәт итүләрен, барлык авырлыкларны да җиңеп, әти-әниләре йөзләренә кызыллык китермәүләрен теләде.
- Илебез чикләре ышанычлы кулларда булырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул. - Тиздән бу җаваплы бурычны нәкъ сезгә үтәргә туры киләчәк...
Котлауларга район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова да кушылды, әти-әниләр исеменнән призывникларга Гөлгенә Зарипова мөрәҗәгать итте.
- Армиядә хезмәт итү - чын мәгънәсендә сынау ул, - диде ул. - Сезгә Ватанны саклау буенча мактаулы бурычны ышанып тапшыралар. Һәрвакыт көчле, кыю булып калуыгызны телим. Намус белән хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Ә без сезне түземсезлек белән көтеп торырбыз.
Тамашачыларның кайнар алкышлары астында призывникларны сәхнә түренә чакырдылар. Районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов аларга уңышлы хезмәт итүләрен теләде. Традиция буенча, ул егетләргә истәлекле бүләкләр һәм Татарстан символикасы төшерелгән сувенир тәңкәләр тапшырды.
Ә үзешчән артистлар чыгышы кичәгә чын бәйрәм төсе кертте. Михаил Нагоркин, Николай Сафонов, Дарья Севастьянова, Камилла Вафина һәм башкаларның җырлавы барысына да ошады. Призывниклар исеменнән чыгыш ясаучы Михаил Бугров барысына да изге теләкләре, җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтеп, намуслы хезмәт итәргә сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев