Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгардагы Щанино күленә игътибар кирәк

Соңгы вакытта яшел ял итү зоналарын оештыру һәм аларга реконструкция ясау турында шактый сөйләнә. Шунлыктан шәһәребезнең кечкенә күлләре турында әйтеп үтәсем килә. Щачино күле буенда (базардан ерак түгел) мин 1980 елдан бирле яшим. Борынгы риваятьләргә караганда, ул шәһәрдәге җиде изге күлнең берсе. Элек ул бик матур иде, ә хәзер аның...

Соңгы вакытта яшел ял итү зоналарын оештыру һәм аларга реконструкция ясау турында шактый сөйләнә. Шунлыктан шәһәребезнең кечкенә күлләре турында әйтеп үтәсем килә.
Щачино күле буенда (базардан ерак түгел) мин 1980 елдан бирле яшим. Борынгы риваятьләргә караганда, ул шәһәрдәге җиде изге күлнең берсе. Элек ул бик матур иде, ә хәзер аның чын сазлыкка әйләнеп баруына күңел әрни. Күл янына ук чүп-чар контейнерлары урнаштыруларына мин генә түгел, якындагы урамда яшәүче халык та борчыла башлады. Бу контейнерларга төзелештән калган чүп-чар, хәтта бүрәнәләр чыгарып аударалар, шунлыктан алар бик тиз тула. Ә җил вак-төяк чүп-чарны күлгә очыра.
Минемчә, бу кечкенә сулык турында кайгырта башларга вакыт җитте. Аның тирәсендә агачлар утыртып, эскәмияләр куярга, ял итү урыны оештырырга мөмкин. Кешеләр дә базарга барганда яки урамда йөргәндә монда туктап рәхәтләнеп ял итә алачак.
Ә күлне чүпләмәс өчен, контейнерлар өчен башка урын да табып була торгандыр, чөнки бу сулык - безнең уртак байлыгыбыз ул.
Василий Чичирин,
Болгар шәһәре.
(Бу турыда үз фикерләрегезне газетаның www.spas-rt.ru сайтында әйтә аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев