Болгарда Ак мәчеткә капиталь ремонт ясауга 54,4 млн сум акча бүлеп бирелгән
Эшләр 1 декабрьгә тәмамланырга тиеш.
Татарстан бюджетыннан Болгардагы «Ак мәчет» архитектура комплексына капиталь ремонт ясауга 54,4 млн сум акча бирелгән. Подряд эшләре 2025 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Эшләр исемлегенә фундаментларны гидроизоляцияләү, сантехниканы алыштыруны да кертеп, интерьерларны тулысынча яңарту, вентиляция системаларын модернизацияләү, гранит өслеген һәм брусчатканы торгызу, шулай ук дренаж системаларын оештыру керәчәк.
Бердәм тендер кысаларында шулай ук «Боровое Матюшино» резиденциясе ремонтланачак һәм Казанда Россия ислам институты фасады яңартылачак.
Заказ бирүче булып «ТР Главстрой» оешмасы тора. Подрядчылардан гаризалар 14 июльгә кадәр кабул ителә, ә конкурста җиңүче 16 июльдә билгеләнә.
2012 елда ачылган Ак мәчет Татарстанның рухи традицияләрен торгызу символына һәм популяр туристлык объектына әверелде. Реконструкциядән соң комплекс кунакларны яңартылган хәлдә каршы ала алачак.
Эшләр республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклау программасы кысаларында алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев