Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бердәм Россия” конференциясе

Дүшәмбе көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең ХXXI конференциясе утырышы булды.

Утырышның төп темасы, безнең районда милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту мәсьәләсе буенча партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев чыгыш ясады. Ул район территориясендә нинди проектлар (спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушер пунктлары, Болгардагы биологик чистарту корылмаларына реконструкция ясау һәм башкалар) тормышка ашырылуын хәбәр итте. Проектларны тормышка ашыру кысаларында 11 урында эш алып барыла. Аларның һәрберсен контрольдә тоту өчен фракциянең бер әгъзасы беркетелгән. Партия контроленең максаты булып милли проектларның нәтиҗәлелеген арттыру, аларның максатларына ирешү, халыкның иминлеген һәм тормыш дәрәҗәсен арттыру булып тора.
Милли проектларны тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы тарафыннан максатлар, бурычлар, чаралар һәм пландагы күрсәткечләр детальләштерелгән 49 региональ проект расланган. Республикада милли проектларның региональ чаралары өчен 2019 елга 21,3 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджет хисабына – 16,7 миллион сум. Акчалар конкрет объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, Мәдәният йортларының төзелеше һәм капиталь ремонтына, юлларны төзекләндерүгә һәм башка чараларга тотылачак. Барлык объектлар милли проектларны тормышка ашыру планына кертелгән. 
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле контроль комиссиясе турында нигезләмә буенча конференциядә катнашучылар алдында җирле контроль комиссиясе рәисе, Мәшгульлек үзәге директоры Гөлшат Хәсәнова чыгыш ясады.
Аннары делегатлар ачык тавыш бирү белән “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлеге 30нчы конференциясенә делегат сайлап алдылар. Делегат булып партиянең җирле бүлеге секретаре Камил Нугаев сайланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев