Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 июньнән башлап пенсия таныклыкларын бирмәячәкләр

Пенсияне билгеләү, яңадан исәпләү һәм төзәтмәләр кертү, шулай ук пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгатьләрне көйләүче Иминиятләштерү пенсияләре турында закондагы үзгәрешләр агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Пенсия фонды Идарәсенең Спас районы бүлеге җитәкчесе урныбасары Татьяна Марюхова аңлатып үтүенчә, бу 2015 елда лаеклы ялга китүче һәм туендыручысын югалту, инвалидлык буенча пенсия алучы...

Пенсияне билгеләү, яңадан исәпләү һәм төзәтмәләр кертү, шулай ук пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгатьләрне көйләүче Иминиятләштерү пенсияләре турында закондагы үзгәрешләр агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде.
Пенсия фонды Идарәсенең Спас районы бүлеге җитәкчесе урныбасары Татьяна Марюхова аңлатып үтүенчә, бу 2015 елда лаеклы ялга китүче һәм туендыручысын югалту, инвалидлык буенча пенсия алучы кешеләргә генә кагыла. Кулда булган пенсия таныклыкларын беркем дә кире алмаячак.
Бер яктан караганда, пенсия таныклыгы документ буларак зур әһәмияткә ия түгел иде. Тик икенче яктан, ул пенсионерга кайбер очракларда үзенең статусын раслар өчен кирәк (мәсәлән, дарулар, билетлар һәм башкаларны сатып алганда льгота һәм ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирә).
Бу үзгәрешләр пенсионерларның социаль хокукларында чагылырга тиеш түгел. Кирәге чыкса, кеше таныклыкта күрсәтелгән мәгълүматлар белән белешмә соратып алырга мөмкин.
Мондый белешмәне үзегез килеп алырга яки клиент хезмәте вәкиле аша соратырга була. Шулай ук белешмәгә РФ Пенсия фондының рәсми сайтында "Личный кабинет застрахованного лица" шәхси кабинетында яки "Предварительный заказ документов" битендә заказ бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев