2нче шәһәр мәктәбенең "Утомленные школой" командасы шәһәрнең КВН-2015 уенында җиңүче дипломына һәм кубокка лаек булды.
Ирина Телицына
Бу көнне тармак технологияләре техникумы студентлары һәм шәһәр урта мәктәпләренең өлкән класс укучылары район Мәдәният йорты сәхнәсенә үзләренең юмор хисен, иҗади сәләтләрен күрсәтер өчен җыелдылар. Уенны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге һәм Балалар иҗат йорты оештырды.
Командаларның чыгышы "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" дигән сәламләү сүзе белән башланып китте. Техникум студентларының "СТ" командасы спорт һәм иҗатка зур игътибар биргән. Чираттагы сессия вакытында имтихан тапшырудан күрсәтелгән өзек тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Шәһәр мәктәбе укучылары да югалып калмады, алар үз чыгышларында БДИны тапшыру проблемаларын, тикшерүчеләрне каршы алу һәм башка хәлләрне яктырттылар.
Аннары конкурсантлар "Кычкырып әйтелгән фикерләр" разминкасына күчте. Командаларга жюриның биш соравына җавап бирергә кирәк булды. Мәсәлән, район Мәдәният йортында ни сәбәпле дискотекалар үткәрелми, укучыларга класстан тыш чараларның нәрсә бирүен белү барысына да кызык булды. Һәр команда сорауларга тапкыр җаваплар табарга тырышты.
Өйгә бирелгән музыкаль бирем уен белән бер исем астында булды. Җиңүче команда безнең шәһәрдә яшьләр ялын оештыруга кагылган сорауларын бирде.
Билгеле булганча, яшьләрне шәһәрдә пляжның юклыгы, кайбер юлларга асфальт җәелмәве һәм башка бик күп сораулар борчый икән. Тормышның мондый тискәре күренешләрен яктыртып, алар яшьләрнең шәһәребез проблемаларына битараф булмауларын тагын бер кат күрсәттеләр. Калган ике команда чыгышын да тамашачылар кайнар алкышларга күмде.
Уенда катнашучыларга район башлыгы Камил Нугаев чын күңелдән рәхмәт әйтте һәм әйтелгән кимчелекләрне игътибарга алуын билгеләп үтте. Ул җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды. Иң оста мәзәк өчен диплом техникум командасына бирелде, чарада актив катнашуы өчен беренче мәктәпнең "Даешь, молодежь" командасы да бүләкләнде. Иң яхшы мәзәкчеләр дип беренче мәктәп укучылары Татьяна Чернова һәм Егор Лаврентьев табылды.
Залда утырган һәр кеше бу бәйгедән зур тәэсир алгандыр дип ышанып әйтергә була. Ә уенда катнашучылар безнең тормышта юморның зур урын алып торуын тагын бер кат расладылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев