Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җәйге ял файдалы үтә

Җәйге каникул көннәрендә балаларның ялын оештыруда мәктәпләрдә көндез эшләүче лагерьларның әһәмияте бик зур. Балалар мондый лагерьларга бик теләп йөри, педагоглар алар өчен көн саен диярлек кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар әзерли. Атап әйткәндә, иркенләп ял итү, организмны физик яктан ныгыту, белем эстәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла.

Болгардагы 2нче мәктәп коридорларында иртәдән балалар тавышы ишетелә башлый. Биредә "Игелек планетасы" исемле балалар мәйданчыгы эшли. Биш отрядта йөздән артык бала ял итә. Һәр отрядның үз билгесе, шигаре, җыры бар. Мәсәлән, " Игелеклеләр", "Шаяннар"… Балалар көн саен игелек, әдәплелек турында әңгәмәләр уздыралар. Башка чаралар да үткәрәләр. Кичен исә көн дәвамында башкарган эшләр махсус стендта чагылыш таба. Һәр көн үзенчә кызыклы. Музыканы да өйрәнәләр, спорт белән дә шөгыльләнәләр. Иң мөһиме - балаларны тәмле итеп ашаталар.
Бинаның икенче катында беренче урта мәктәпнең "Кояшкай" лагеры урнашкан. Лагерьда өч отряд бар, балалар анда бик теләп йөри. Смена тәмамланып килүгә карамастан, аларның күңеле күтәренке.
Кузнечиха укучылары да лагерь эшеннән бик канәгать. Алар биредә күп яңалыклар белән таныша. Өлкәнрәк сыйныфларда укучылар исә мәктәп бакчасында яшелчә үстерә. Кәбестә, кыяр, помидор, суган, кишер - кышын барысы да кирәк булачак. Бу төркемгә керүчеләр иртән мәктәпкә килгәч зарядка ясый, тәмле ашлар белән дә сыйлыйлар үзләрен. Кыскасы, лагерьда үткән унсигез көн һәр бала күңелендә онытылмас тәэсир калдырган.
Иске Рәҗәп балалары "Патриот" лагерында ял итә. Өч отрядтагы балаларның саны иллегә җитә. Лагерьда эшләүче педагоглар төп игътибарны балаларга патриотик тәрбия бирүгә, милли гореф-гадәтләрне өйрәнүгә бирә. Танылган язучыларның әсәрләре буенча спектакльләр кую өчен курчакларны балалар үзләре теккән. Өлкән сыйныф укучыларына җаваплы бурыч тапшырылган - алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә.
Балаларның ялы күңелле һәм файдалы үтсен өчен тырышалар мәктәпләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь