Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тугры, ышанычлы остаз

Шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучысы Наталья Кузнецованы тырышлыгы, үз хезмәтен яратып башкаруы, чын укытучы була белүе өчен хөрмәт итәләр.

Ольга Егорова,
тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Наталья Владимировна безнең мәктәпкә эшкә 1999 елда, Лениногорск педагогия училищесын тамамлаганан соң килде. Рәсем дәресләрен укытудан тыш, ул 5А класс җитәкчесе вазифасын да башкара. Ул балаларны табигатьнең, сәнгать әсәрләренең матурлыгын күрергә һәм сакларга өйрәтә, шуңа күрә аның дәресләре бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтә. Ул һәр сәгатен, һәр көнен иҗади, инициативалы, актив шәхес тәрбияләүгә багышлый. Балалар аны тын да алмыйча тыңлыйлар, шуңа күрә дәресләрнең үтеп киткәне сизелми дә кала.
Аның укучылары мәктәп, район, республика конкурсларында актив катнашып, еш кына призлы урыннарны яулыйлар. Мәсәлән, "Космос балалар күзлегеннән", "Киләчәк турында уйла - бүгенгесен сакла", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы балалар күзлегеннән", "Алтын балык", "Кешенең очарга хыялы дөнья халыклары әкиятләрендә" конкурсында катнашып, укучылар өч беренче урын алдылар. Бу уку елында безнең мәктәп укучылары "Балалар дөньяны ясый" проектының "Рус теле дөньясы" балалар рәсемнәре республика конкурсында катнаштылар. Конкурска җибәрелгән җиде эшнең бишесе сайлап алу турын уңышлы үтте.
Наталья Владимировна балалар белән уртак тел таба белә, шуңа күрә киңәш, ярдәм кирәк булса, укучылар аның янына киләләр.
Үзенең бишенче классына да ул зур игътибар бирә. Класс сәгатьләре, төрле чаралар һәрвакыт җанлы үтә, шуңа күрә балалар анда теләп катнашалар. Наталья Владимировна һәрвакыт үзенең укучылары өчен үрнәк булырга тырыша.
Күптән түгел укытучы тормышында бик күңелле вакыйга булды: ул "Ел укытучысы-2012" район конкурсының финалына чыгып, номинацияләрнең берсендә җиңүче булып табылды. Без аңа хезмәт юлында киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Сайлаган һөнәренә тугрылыкны ул гомер буе саклар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев