Мәгариф

“Талантлар йолдызлыгы”

1нче шәһәр урта мәктәбендә ата-аналар өчен шундый исемдәге хәйрия концерты оештырылды. Тамашаны педагог-оештыручы Юлия Филиппова әзерләгән. Программага төрле җырлар, биюләр, шигырьләр, сәхнә миниатюралары керде. Концерт барышында мәктәп тормышында актив катнашкан ата-аналар билгеләп үтелде. Лазутиннар, Бедовлар, Гусевлар, Фроловлар, Сәгыйровлар, Авдеевлар гаиләсенә татлы призлар һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ә ата-аналар комитеты балаларның...

1нче шәһәр урта мәктәбендә ата-аналар өчен шундый исемдәге хәйрия концерты оештырылды.
Тамашаны педагог-оештыручы Юлия Филиппова әзерләгән. Программага төрле җырлар, биюләр, шигырьләр, сәхнә миниатюралары керде. Концерт барышында мәктәп тормышында актив катнашкан ата-аналар билгеләп үтелде. Лазутиннар, Бедовлар, Гусевлар, Фроловлар, Сәгыйровлар, Авдеевлар гаиләсенә татлы призлар һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Ә ата-аналар комитеты балаларның талантын үстерергә ярдәм итү йөзеннән мәктәпкә музыка аппаратурасы бүләк итте.

Нет комментариев