Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Мәгариф

Көтеп алынган бәйрәм

Борынгыдан ук билгеләп үтелүче Нәүрүз бәйрәмен Чәчәкледә ел саен көтеп алалар. Бу юлы да олысы һәм кечесе иртәдән авыл Мәдәният йортына җыелды. Биредә бәйрәм узасы зал алдан ук матурлап бизәлгән иде. "Татар халыкының күңел бизәкләре" дигән темага оештырылган кул эшләре күргәзмәсенә уңган-булган хатын-кызларыбызның бәйләү, чигү үрнәкләре, балаларның язга багышланган рәсемнәре...

Борынгыдан ук билгеләп үтелүче Нәүрүз бәйрәмен Чәчәкледә ел саен көтеп алалар. Бу юлы да олысы һәм кечесе иртәдән авыл Мәдәният йортына җыелды. Биредә бәйрәм узасы зал алдан ук матурлап бизәлгән иде. "Татар халыкының күңел бизәкләре" дигән темага оештырылган кул эшләре күргәзмәсенә уңган-булган хатын-кызларыбызның бәйләү, чигү үрнәкләре, балаларның язга багышланган рәсемнәре куелган. Шунда ук ир-атларның кул эшләренә дә урын табылган иде.
Бәйрәмнең төп геройлары - Нәүрүзбикә белән Кыш бабай арасындагы үзара киеренкелекне тамашачылар игътибар белән күзәтте. Кышның эстафетаны язга алай тиз генә тапшырасы килмәде. Көннәрен һәм төннәрен әле дә салкыннар торуын, карның эреп бетәргә ашыкмавын дәлил итеп китерсә дә, яз кызы куйган шартларны үти алмыйча хәлдән таеп егылды һәм үпкәләп залдан ук чыгып китте. Шуннан залга яз белән котларга Иш бабай килеп керде, ул ил-көнгә тынычлык, кырларга муллык, гаиләләргә иминлек һәм байлык теләде. Тавыкларыгыз күкәйне күп салсын, дип балаларга пешкән күкәйләр өләшеп чыкты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, кунакка кайткан Азалия Исламгулованың чыгышларын яратып карадылар. Мәдинә Җиһаншина, Гөлчәчәк Хәкимуллина, Гөлчәчәк Насыйбуллина, Рәсимә һәм Гөлсинә Гәрәеваларның җырлары бәйрәмгә үзенчә ямь һәм нур өстәде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай һәм Иш бабай рольләрен башкарган Гөлчәчәк Насыйбуллина, Гөлсинә Габделвәлиева һәм Гөлфирә Галиевага да рәхмәт әйтеп кул чаптылар.
Кышны озатып язны каршылау бәйрәме хөрмәтенә аш-су әзерләү осталары Розалия Хафизова белән Солтания Минзина бар халыкны кайнар коймак һәм хуш исле татар чәе белән сыйладылар. Бәйрәмне оештырып үткәрүдә ярдәм иткән эшмәкәр Кыямовларга да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Гөлсинә Габделвәлиева, Чәчәкле авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев