Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңелле чараларда катнаштылар

Кузнечиха балалар бакчасында сентябрь ае бик җанлы үтте. Мәсәлән, күптән түгел нәниләр янына кунакка Алла Сергеевна Каштанова җитәкчелегендәге драмтүгәрәккә йөрүче мәктәп укучылары килде. Алар балаларга "Теремок" әкиятен күрсәттеләр. Тамаша бик матур килеп чыкты. Укучылар декорацияләрне, костюмнарны да менә дигән итеп үзләре ясаганнар. Нәниләребезгә бәйрәм бик ошады. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе...

Кузнечиха балалар бакчасында сентябрь ае бик җанлы үтте.
Мәсәлән, күптән түгел нәниләр янына кунакка Алла Сергеевна Каштанова җитәкчелегендәге драмтүгәрәккә йөрүче мәктәп укучылары килде. Алар балаларга "Теремок" әкиятен күрсәттеләр. Тамаша бик матур килеп чыкты. Укучылар декорацияләрне, костюмнарны да менә дигән итеп үзләре ясаганнар. Нәниләребезгә бәйрәм бик ошады.
Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Федоровна Курская белән очрашулар инде традициягә әверелде. Бу юлы да тәрбияче Галина Ивановна Ловчева белән бергә ул "Алтын көз" бәйрәмен оештырып үткәрде. Балалар бик теләп ребуслар, табышмаклар чиштеләр, күзне йомып, төрле яшелчәләрне капшап карап, исемнәрен әйттеләр, башка биремнәрне үтәделәр. Аннары барысын да татлы карбыз белән сыйладылар.
Бу чараларның барысы да нәни күңелләрдә онытылмас тәэсир калдырды.
Мария Каштанова, 7 класс укучысы.
Кузнечиха авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев