Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының "Белем бирүдәге хезмәтләр өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

Егорова Ольга Николаевна, Болгардагы 2нче урта мәктәпнең башлангыч класс укытучысы, Сидорова Евгения Анатольевна, Өчкүл урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы, Журавлев Сергей Владимирович, Болгардагы санаторий мәктәп-интернат тәрбиячесе.

Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" билгесе "Регата" балалар техник иҗат станциясе директоры Трошин Владимир Александровичка тапшырылды.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Терпигорева Наталья Александровна, шәһәрдәге "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячесе, Хәйруллина Әлфия Газизулла кызы, Танкеевка төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Баратова Нина Николаевна, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең тарих укытучысы, Хәмидуллина Равилә Мингәрәй кызы, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең математика укытучысы.

Аларның үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән тырышлыклары һәм белем бирү системасында озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре әнә шулай югары бәяләнде.

Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Беляева Елена Юрьевна, Болгардагы санаторий мәктәп-интернатның башлангыч класс укытучысы, - укыту-тәрбия процессына компьютер технологияләрен кертү буенча максатчан эше өчен;

Бырина Татьяна Николаевна, шәһәрдәге "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе, - белем бирү системасындагы озак еллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен;

Кузьмина Ольга Владимировна, Полянка урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы, - үсеп килүче яшь буынга тәрбия, белем бирү эшен оештырудагы уңышлары өчен; Галимова Разия Вагыйз кызы, Спас тармак технологияләре техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы, - күп еллык намуслы хезмәте, тапшырылган эшне үрнәк төстә башкаруы, югары һөнәри осталыгы өчен; Корчагин Алексей Александрович, коррекция мәктәп-интернат директоры, район конкурслар комиссиясе рәисе, - сәләтле балаларны үстерүе, аларга ярдәм итүе, туган як тарихын өйрәнүдә катнашуы, югары һөнәри осталыгы өчен;

Спас муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды: Хәйдарова Сания Барый кызына, Өчкүл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысына, Заварихина Валентина Павловнага, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең математика укытучысына.

Спас муниципаль районы мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды:

Маликова Мария Александровнага, Болгардагы 2нче урта мәктәпнең математика укытучысы, Бондарева Людмила Николаевнага, Болгардагы санаторий мәктәп-интернатның математәика укытучысы, Вахитова Айгөл Илгизәр кызына, Аграмак төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Владимирова Елена Михайловнага, Бураково урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы, Кузьмина Наталья Александровнага, Антоновка авылы балалар бакчасы мөдире, Бердникова Наталья Геннадьевна, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы.

Аларның белем бирү системасында намуслы хезмәте, үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары әнә шулай бәяләнде.

Мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды: Сибгатуллина Гөлсинә Габдрахман кызына, Полянка авыл җирлеге башлыгы, - белем бирү системасында озак еллар намуслы эшләгәне, мәктәп тормышын уңышлы үстерүгә керткән зур өлеше өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы бүләк Мәгариф министрлыгы