Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәресләре мавыктыргыч үтә

Илназ Мәхмүтов Иске Рәҗәп урта мәктәбендә технологи һәм сынлы сәнгать, тормыш иминлеге нигезләре буенча белем бирә. Аның хезмәттәшләре арасында да, укучылар һәм ата-аналар арасында абруе зур: инициативалы, укытуның югары методик алымнарын кулланып эшли диләр.

Әнисә Булатова,
мәктәп директоры.
Илназ Мәсхүт улы мәктәптә 1996 елдан бирле укыта. Шул еллар эчендә ул үзен заманча алымнарны кулланып эш итүче укытучы итеп күрсәтте. Ул һәр дәресне һәм класстан тыш чараларны үтемле алымнар белән алдан уйлап, мөстәкыйль эш алымнарын кулланып оештыра. Дәресләре һәрвакыт мавыктыргыч үтә, укучылар укытучы биргән бөтен эшне зур кызыксыну белән үтәп баралар.
Укучылар Илназ Мәсхүт улы җитәкчелегендә район һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган барлык күргәзмәләрдә уңышлы катнашып киләләр. Мәсәлән, Фирдус Хәбибуллин 2015 елда "21 гасыр Кулибиннары" дигән яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы призеры булды. Ә 2016 елда укучылар командасы район техник иҗат фестивалендә - беренче, техник иҗатның "Агач эшкәртү"номинациясендә район конкурсында икенче урынны алды.
Илфат Исламов исә "Сөйкемле Шүрәле" халыкара иҗат эшләре конкурсында беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, ә 2015 елда ОБЖ буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призеры булды.
Аның укучылары ирешкән уңышлар турында тагын да сөйләргә мөмкин булыр иде, бу инде укытучының балаларга техник тәрбия бирү буенча системалы эшәвен күрсәтеп тора. Әлбәттә, балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында үткәрә торган чаралар турында да әйтергә кирәк. Сафка һәм җырга смотр, Ватанны Саклаучылар көненә багышланган кичәләр, ветераннар белән очрашулар, "Зарница" уеннары, хәрби-спорт ярышлары һәм күп кенә башка чараларны оештыруда башлап йөри.
Илназ Мәсхүт улы - актив тормыш белән яши. Ул укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең яңа формаларын, методларын эзли, заманнан калышмаска тырыша. Үткәрелә торган класстан тыш чараларда балаларның аң-белемен арттырырга тырыша, миһербанлы булырга, эш сөяргә өйрәтә һәм һәр укучының мөмкинлеген исәпкә алып эшли.
Укытучы үз белемен даими камилләштерә, квалификацияне күтәрү курсларында укып, белем бирүнең алдынгы алмынарын өйрәнә, үз тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Укытучы методик берләшмә утырышларында чыгыш ясый, мастер-классларда һәм республика семинарларында, фән олимпиадаларының региональ этапларын оештырып үткәрүдә катнаша, даими рәвештә ачык дәресләр бирә.
Илназ Мәсхүт улы төрле конкурс һәм олимпиада призерлары, лауреатлары хәзерләгән өчен дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Мәсәлән, 2017 елда аңа технология буенча укучыларның республика олимпиадасы йомгаклау этабы призерын әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев