Райондагы мәктәп бакчаларында бер тоннадан артык яшелчә үстергәннәр.
Полянка мәктәбе укучысы Егор Евдокимов йокыдан бик иртә тора: ул сыерларны көтүгә куа. Тугызынчы класска күчкән Егор – гаиләдәге төпчек бала. Кечкенәдән әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә бик теләп булыша. Хәер, каникул көннәрендә башка укучыларның да мәшәкатьләре җитәрлек. Мәсәлән, алар мәктәп бакчасында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Кайбер мәктәпләрдә әле терлек тә асрыйлар.
Ничек эшләсәң, шулай ашыйсың
Элек-электән үк шулай куелган: укулар тәмамлану белән балалар бердәм булып мәктәп бакчасына чыга, яшелчә үстерә, төрле тәҗрибә үткәрә. Алай гына да түгел әле, мәктәп ашханәсен тулысынча яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итә. Уңыш аеруча да күп чыккан кайбер мәктәпләрдә, мәсәлән, укучылар кыяр һәм помидор тозлый, варенье кайната. Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары быел түтәлдән биш йөз килограмм суган җыеп алган. Кыяр белән помидор уңышы да сокландырган.
– Мәктәп бакчасы бик зур, -- ди Иске Рәҗәп урта мәктәбе директоры Илнур Фәйзиев. – Балалар шулай ук фермада өч сыер, тана һәм сарыклар асрый. Барысына да үзләре өлгерә, ашаталар, көтүгә куалар. Җәй буе мәш киләләр. Шуңа күрә иткә, сөткә беркайчан кытлык кичермибез. Аш-су осталарыбыз да бик уңган безнең. Үзеңнеке һәрчак тәмлерәк. Витаминнарга бай яшелчәләр укучыларның сәламәтлеген яхшыртуда зур роль уйный.
Иске Рәҗәп мәктәбе бакчасында ташкабак, борыч һәм бәрәңге өлгереп килә. Яңгырлар мул яуды, димәк, яшелчә уңышы да күп булачак.
Яшьтән эшләп үсәләр
Районның барлык мәктәпләрендә дә яшелчә үстерәләр. Мисал өчен, Никольск, Полянка һәм Өчкүл мәктәпләрендә 700 килограмм сугаган җыеп алганнар, 250 килограмм кыяр һәм помидор эшкәрткәннәр. Кишер һәм чөгендер уңышы да мул булырга тиеш. Бакчаларда өлгереп килә торган кәбестәгә карап та сокланмый мөмкин түгел. Мәктәп ашханәләрендә инде компот һәм варенье әзерләп куйганнар, кояшлы көннәрдә аш-су осталары компот кайнату өчен алма киптерә.
– Балалар мәктәп бакчасында кече яшьтән үк эшләргә өйрәнеп үсә, тәҗрибәләр үткәрә, – ди Бураково урта мәктәбенең биология укытучысы Лариса Захарова. – Кырык елдан бирле укучылар белән яшелчә үстерәбез. Мәктәптә тырышып эшләгән балалар тормышта да сынатмый...
Нет комментариев