Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юбилее белән җылы котладылар

Шәһәребездә яшәүче Вера Наумованы күптән түгел туксан яшьлек юбилее белән котладылар. Ветеранны район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котладылар. Аңа сугыш авырлыкларын да, ачлыгын-ялангачлыгын да күп күрергә туры килә, окоп казырга да, урман кисәргә дә йөргән. Тормыш сынауларына бирешмәгән, гомере буе намус белән...

Шәһәребездә яшәүче Вера Наумованы күптән түгел туксан яшьлек юбилее белән котладылар.
Ветеранны район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котладылар. Аңа сугыш авырлыкларын да, ачлыгын-ялангачлыгын да күп күрергә туры килә, окоп казырга да, урман кисәргә дә йөргән. Тормыш сынауларына бирешмәгән, гомере буе намус белән эшләгән Вера Степановнага нык сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы теләделәр. Үз балалары булмаса да, иренең биш баласын карап үстергән. Бәйрәм тантанасында ветеран боларның барысын дә искә алды.
Тыл хезмәтчәненә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Язылып калырга ашыгыгыз
Барлык почта элемтәсе бүлекләрендә 5 декабрьдән 15енә кадәр Бөтенроссия газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә.
Индивидуаль язылучыларга элемтә хезмәтенә 10 процент күләмендә ташлама ясала. Нәтиҗәдә безнең район газетасы бу вакытта 419 сум 40 тиен булачак (24 сум 60 тиенгә арзарак). Моңа кадәр "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газеталарына һәм кайбер башка басмаларга язылырга өлгермәүчеләр арзанрак бәядән язылып кала алалар. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда быел район газетасына язылучылар саны бераз азрак.
Хөрмәтле газета укучылар, сезнең тагын бер кат исегезгә төшерәбез, газетага барлык почта бүлекләрендә, хат ташучыларда һәм җәмәгать таратучылары аша язылырга мөмкин. Бу эшне озакка сузмаска тырышыгыз, Яңа ел якынлашканда башка мәшәкатьләр дә күп булачак.
Укырга мөмкинлек тудырыла
Киләсе елда эшсез калган кырыклап кеше Мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлеккә өйрәнә алачак.
Махсус укыту программасын финанслау өчен учреждение бюджетына 800 мең сумга якын акча салынган.
Моннан тыш, булачак студентлар теләге белән уку йортлары һәм белгечлек исемлеген төрләндерергә мөмкин. Моның өчен Мәшгульлек үзәгенә килеп үзең теләгән һөнәрне һәм уку йортын күрсәтеп тиешле гариза язарга кирәк. Бу эшне быел ук эшләргә мөмкин.
Казанда белем алучыларга бару һәм кайту юлы, яшәү өчен акча түләнәчәк. Укырга теләге булучыларга төп таләп - ул эшсез булырга тиеш. Шулай ук уку йортларында читтән торып белем алучылар өчен дә өстәмә белгечлек алу мөмкинлеге бар.
Татар хоры булачак
Үткән атна ахырында район Мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы булды.
Быел хатын-кызларыбыз утырышка инде өченче тапкыр җыелды. Эчкерсез шартларда үтә торган бу әңгәмә-утырышка бу юлы кешеләр тагын да күбрәк килгән иде һәм Әниләр көне уңаеннан, клуб җитәкчесе Разия Галимова һәркемне чын күңелдән бәйрәм белән котлады, аннары Мәмдүдә апа Бикбулатова җитәкчелегендә 2нче мәктәп укучылары чыгышы булды. Чәй табыны янында хатын-кызларыбыз рәхәтләнеп фикер алыштылар.
Мәдәният йортының татар мәдәнияты клубы җитәкчесе Рамилә Исхакованың татар хоры оештыру турындагы тәкъдимен хатын-кызларыбыз хуплап кабул итте һәм бер атнадан аның беренче репетициясе дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев