Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьләргә — киләчәк пенсия турында

Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге коллективы Бөтенроссия "Уку йортларында финанс белеме бирү көне" акциясендә актив катнаштылар.

Акция 5-6 сентябрьдә яшьләр арасында финанс культурасы формалаштыру максатыннан чыгып уздырылды. Акция кысаларында фонд белгечләре шәһәр һәм авыллардагы урта мәктәпләр, кадетлар мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы укучылары белән пенсия законнары нигезләре буенча дәрес-лекцияләр үткәрделәр. Ни өчен пенсия турында яшьтән кайгыртырга, ни өчен "ак" хезмәт хакы алырга һәм башка мөһим сораулар кузгатылды. 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керүче кайбер яңа кагыйдәләр турында да сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция Пенсия фонды идарәсе “Уку йортларында финанс белеме бирү көне”