Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьләр иҗаты үсәргә тиеш

"ХХI гасыр Кулибиннары" техник иҗат буенча район олимпиадасы укучылар арасыннан иң яхшыларны табарга ярдәм итте. Алар үзләренең остазлары җитәкчелегендә кызыклы әйберләр уйлап тапканнар. Беренче урынны 2нче шәһәр мәктәбе укучысы Данил Вихлянский алды, алар әтисе Владимир Иванович белән снегоходка яңалык керткәннәр - рамын урталай бөкли торган итеп ясаганнар. Икенче урынны шушы...

"ХХI гасыр Кулибиннары" техник иҗат буенча район олимпиадасы укучылар арасыннан иң яхшыларны табарга ярдәм итте. Алар үзләренең остазлары җитәкчелегендә кызыклы әйберләр уйлап тапканнар.
Беренче урынны 2нче шәһәр мәктәбе укучысы Данил Вихлянский алды, алар әтисе Владимир Иванович белән снегоходка яңалык керткәннәр - рамын урталай бөкли торган итеп ясаганнар. Икенче урынны шушы ук мәктәп укучысы Константин Сосипатров алды, ул укытучысы Дмитрий Николаевич Никиташин белән бергә Яшел Үзәндә яшәүче берәүнең заказы буенча инвалид коляскасын җайлаштырып эшләгәннәр. Колясканы бер кул белән йөртергә мөмкин. Ә Никольск мәктәбе укучысы Егор Абалымов белән остазы Виктор Николаевич Золин көрәк саплары ясау өчен оригиналь станок эшләгәннәр. Призерларга акчалата премияләр тапшырдылар.
Гомумән алганда, олимпиадада ун мәктәп вәкиле катнашты. Аны "Регата" балалар техник иҗат йорты станциясе коллективы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев