Урып-җыю тулы көчкә бара
Җомга көнне Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыгы Камил Нугаев белән бергә вертолеттан кайбер хуҗалыкларның басуларын карап чыкты һәм районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Аграр министр һавадан Юрий Семушкин, Айсылу Мөхәммәтова, Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыклары, “Авангард” җәмгыяте басуларын күзәтте. Кырларны карап чыкканнан соң, ветролет “Востокзернопродукт” җәмгыятенең Ямбакты авылы янындагы басуына төште. Монда Марат Әхмәтов фермер хуҗалыклары, төрле оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә уздырды. Очрашу башында район башлыгы Камил Нугаев урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды һәм элеваторга инде шактый ашлык китерелүе турында әйтте. Ул шулай ук урып-җыюның башка күрсәткечләрен дә яктыртты.
- Быел сезгә нинди катлаулы шартларда эшләргә туры килүен без яхшы аңлыйбыз, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Сезнең район басуларында яңгырлар бөтенләй булмады диярлек. Иң кирәкле чакта, ашлык бөртеге формалашкан чорда, туфракта дымлылык запасы бик аз иде. Әлки районында да шундый ук хәл, башка районнарда хәлләр бераз әйбәтрәк. Шуңа карамастан, заманча технологияләрне кулланып, булган техника һәм ашламалардан нәтиҗәле файдаланып, күп хуҗалыклар бүгенге көндә гектарыннан 30 центнерга кадәр уңыш җыеп алуга ирешә. Кайбер басуларда бу күрсәткеч тагын да югарырак. Шуңа күрә һәр хуҗалык 20 центнер уңыш бирә торган басуларны да, уңышны 40 центнерга җиткерә торган кырларны да җентекләп тикшерергә, анализ ясарга тиеш. Анализ ясау киләсе еллар өчен зур әһәмияткә ия булган нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итәчәк...
Бу киңәшмәдә сүз шулай ук яңа уңышка, ягулык-майлау материалларына бәяләр, сөт җитештерү тармагындагы хәлләр, төрле республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру, фермерларга грант ярдәмен күрсәтү һәм башка нәрсәләр турында барды. Шулай ук министр Спас районы эшмәкәрләренең сорауларына да җавап бирде.
Спаслыларга эшләрендә зур уңышлар, мул уңыш теләп, Марат Әхмәтов Әлки районы басуларын карарга китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев