Район башлыгы Камил Нугаев район халкын мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете белән котлады.
Ихлас күңелдән барыгызны да Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм, диелә котлауда. Гаетне халкыбызның көтеп алган Рамазан ае тәмамлангач бәйрәм итәбез.
Гает көнне иртән бөтен кеше мәчетләргә иртәнге намазга, вәгазь тыңларга ашыга....
Район башлыгы Камил Нугаев район халкын мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете белән котлады.
Ихлас күңелдән барыгызны да Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм, диелә котлауда. Гаетне халкыбызның көтеп алган Рамазан ае тәмамлангач бәйрәм итәбез.
Гает көнне иртән бөтен кеше мәчетләргә иртәнге намазга, вәгазь тыңларга ашыга. Мәчеттән кайтучыларны өйдә мул табыннар каршылый. Бу көнне милләттәшләребез мохтаҗлар турында онытмыйлар, аларны да шатландырырга тырышалар.
Ураза тормышның һәм яшәешнең кадерен белергә өйрәтә, күңелләрне сафландыра, кешедәге югары рухи сыйфатларны ача.
Ураза гаете һәр йортка шатлык, муллык, иминлек һәм бәхет алып килсен.
* * *
Бөтен мөселманнар өчен иң изге саналган Ураза гаете җитте. Мин ихластан шушы олуг бәйрәм белән котлыйм, һәр кешегә ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим.
ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең генераль директоры Ф.В.Вәлиев.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев