Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ашлык 12734 гектардан җыеп алынган.
Бу барлык мәйданнарның өчтән бер өлешеннән артыграк. Барлыгы 23180 тонна суктырылган: 9030 тонна - көзге бодай, 7540 - арыш, 4970 - арпа, 960 -борчак һәм 60 тонна солы.
Көн саен 1300-1400 гектарда ашлык суктырыла, ашлыкның тулаем җыемы...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ашлык 12734 гектардан җыеп алынган.
Бу барлык мәйданнарның өчтән бер өлешеннән артыграк. Барлыгы 23180 тонна суктырылган: 9030 тонна - көзге бодай, 7540 - арыш, 4970 - арпа, 960 -борчак һәм 60 тонна солы.
Көн саен 1300-1400 гектарда ашлык суктырыла, ашлыкның тулаем җыемы 2500 тоннадан артып китә. Кайбер хуҗалыкларда көзге бодай уңышы әйбәт. Мәсәлән, Ольга Сёмушкина крестьян (фермер) хуҗалыгында уртача 25,5 центнер, "Востокзернопродукт" "Болгар" җәмгыятендә - 24,5 центнер тәшкил итә. Арыш уңышы да ярыйсы гына. Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында 28,3 центнер, Сергей Юрков хуҗалыгында 27,8 центнер бөртек җыеп алдылар.
Күпчелек хуҗалыкларда салам урак барышында ук ваклатыла. Мондый җайланмалар "Востокзернопродукт" "Болгар" җәмгыяте, Александр Планин, Сергей Юрков, Ольга Сёмушкина, Фәргать Мөхәммәтов хуҗалыкларындагы комбайннарда куелган. Моның өчен тагылма агрегатлар да кулланалар.
Пар басуларын көзге чәчүгә әзерләү эше тәмамланып килә. Көзге культураларны 15875 гектарда чәчү планлаштырыла. Шуның 10776 гектарын бодай, 4228 гектарын арыш, 871 гектарын тритикале биләп торачак.
"Агрохим" җәмгыятендә һәм Фәргать Мөхәммәтов хуҗалыгында җир сөрә башладылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев