Җомга көнне, 25 сентябрьдә, чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Аны "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы уздыра.
Татарстан Республикасында бу көнне халыкка түләүсез юридик ярдәм көн дәвамында (Казанда - 9дан 17 сәгатькә, районнар һәм башка шәһәрләрдә - 8дән 16 сәгатькә кадәр) Татарстанда РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, шулай ук 57 пунктта күрсәтелә.
Элеккечә үк, консультацияләрне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Прокуратура, Конституция суды аппараты, ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы Идарәсе, суд приставлары Федераль хезмәте белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе вәкилләре үткәрә.
Безнең районда халыкны "Бердәм Россия" җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә көтәләр. Адресы: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 44 ("Октябрь" кинотеатры). Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - Людмила Борюшкина. Телефон 3-07-72.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев