Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Тату классның сере нәрсәдә?

П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе командасы ата-аналар комитетларының “Тату класс серләре” республика конкурсында өченче урынга чыкты.

Ольга Стрелова

Моңа кадәр безнең команда бәйгенең муниципаль һәм зона этабында шактый команданы артта калдырып, ышанычлы җиңү яулады. 
Ә конкурсның Яр Чаллы шәһәрендәге 1нче Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узган финалында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 27 команда очрашты.
Безнең кадет мәктәбе исеменнән алтынчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре чыгыш ясады. Алдагы этапларда кебек, финалда да аларга визит карточкасын тәкъдим итәргә, иҗади проектларны якларга, үзешчән сәнгать номерларын күрсәтергә кирәк булды.
Үзенең визит карточкасында команда тагын бер кат бердәм һәм тату булуын раслап, борынгы Болгарның иң әһәмиятле вакыйгаларын – безнең якларга гарәп сәяхәтчесе һәм язучысы Әхмәд ибн-Фадланның, Бөтенроссия Императоры Петр Беренченең, Императрица Екатерина IIнең килүен, болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүен сурәтләп күрсәтте. 
Иҗади номерларында исә алар Болгарның иң ямьле урыны – Рабига күле турында легендаларны җанландырдылар.
Кадет мәктәбе командасы бәйгедә тәкъдим иткән проект шәһәребезнең һөнәрчелек традицияләрен саклауга юнәлдерелгән иде. Конкурска әзерлек кысаларында укучылар һәм әти- әниләр шушы темага класс сәгатьләре үткәрделәр, бергәләшеп төрле иҗади проектларны тормышка ашырдылар, борынгы Болгар турында рәсемнәр һәм шигырьләр конкурсында катнаштылар, халык риваятьләрен һәм легендаларын, тукучылык, тимерчелек, чүлмәкчелек кебек халык һөнәрләрен өйрәнделәр, сәхнәләштерелгән композицияләр куйдылар, Болгар музей-тыюлыгында экскурсиядә булдылар. Шулай ук проект кысаларында әти-әниләр балалары белән бергәләшеп кулдан ясалган әйберләрдән бай күргәзмә җыйдылар.
Команданың яхшы хәзерлеге, ачык төстәге костюмнар, иҗади осталыгы барысында да яхшы тәэсир калдырып, аларга иң яхшы өч команда исемлегенә керергә мөмкинлек бирде. Бу җиңүе өчен командага диплом, Казандагы “Ривьера” аквапаркына билетлар һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Шулай да, иң тату классның сере нидә соң?
Ата-аналар комитеты рәисе Елена Савельева әйтүенчә, моның бернинди артык сере юк. Бары тик уртак эшләр, уртак идеяләр белән мавыгырга, уртак максатларга омтылырга гына кирәк. Ә боларның барысы да классны бердәм итә. Билгеле инде, уңышка ирешү өчен иҗади эшли белергә дә кирәк.
– Бәйгегә көн саен дәресләрдән, эштән соң калып әзерләнергә туры килде. Бу шактый катлаулы булды, – ди Елена Николаевна. – Конкурска әзерләнгәндә ата-аналар, укытучылар һәм балалар бердәм бер команда булып тупландык. Без бер-беребез турында кайгыртып, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер идек. Республика күләмендә өченче урынга чыгуыбыз безнең алтынчы классның иң тату, иң бердәм класс булуына тагын бер дәлил булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев