Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сугышчан дан көне

Узган шимбәдә билгеләп үтелгән Сугышчан дан көнендә кадет мәктәп-интернатында "И будет пом-нить вся Россия..." дигән класс сәгатьләре булды.

Мәсәлән, бишенче класс укучыларына данлыклы Бородино бәрелеше кадрларын карарга тәкъдим ителде. Бу дәрестә алынган мәгълүматлар аларга аеруча зур тәэсир итте, чөнки балалар бу мәктәпкә әле күптән түгел генә укырга керделәр һәм кадет формасын аерым бер горурлык белән киеп йөриләр.
Шул ук көнне спорт һәм дуслык бәйрәме үткәрелде. Ул "Олимп" спорт комплексында булды. Укучылар перекладинада тартылу, 60 метрга йөгерү, гер күтәрү, озынлыкка сикерү һәм спортның башка төрләрендә көч сынаштылар. Бәйгедә Егор Ефимов, Олег Сәлахетдинов, Сергей Солёнов, Алексей Панчугин, Евгений Волков һәм башкалар үзләрен актив күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадетлар Сугшчан дан