Спас районында тиздән язгы кыр эшләре башланачак
Традицион дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов шул хакта хәбәр итте.
Спас районы хакимиятендә узган традицион дүшәмбе киңәшмәсендә Фәргат Мөхәммәтов җитәкчеләргә коллективлар белән сөйләшеп, бәрәңге утырту өчен кишәрлекләргә ихтыяҗны ачыкларга кушты.
«Район игенчеләренә исә халыкка бәрәңге утырту өчен уңайлы участокларның бармы-юкмы икәнен билгеләргә кирәк. Шулай ук фермерлар да бәрәңге утыртуга зуррак игътибар бирсен иде. Быел бәрәңге игү шактый табышлы булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Фәргать Вәгыйзович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев