Спас районында су кошларына ау сезоны ачылды
Табигый ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Спас районы бүлеге хезмәткәрләре аучыларны тикшерделәр.
Республика су кошларына ау сезоны башланып китте.
Шушы уңайдан Табигый ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Спас районы бүлеге хезмәткәрләре, Эчке эшләр бүлеге һәм “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы хезмәткәре ау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча рейдка чыктылар.
Практика күрсәткәнчә, узган елларда районда ау сезоны барышында бозулар булгалаган.
Мәсәлән, 2020 елда ауга рөхсәте булмаган аучыларны тоткарлаганнар, хәтта ау кошлары исемлегенә кертелмәгән челәнне атканнар.
Быел ау сезоны бозуларсыз ачылды.
“Аучылар тукталган берничә урынны тикшердек, барысының да рөхсәтләре бар. Моннан тыш, аучылар үзләре артыннан чүп-чарны җыялар, хәтта тәмәке төпчекләре дә калдырмыйлар. Киләчәктә дә бозулар булмас дип өметләнәбез”, – дип билгеләп үтте Табигый ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Спас участогы бүлеге җитәкчесе Алексей Коптелов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев