Спас районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Комиссиядә район ведомстволарының 2021 елдагы коррупциягә каршы эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар.
Район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды. Комиссия рәисе буларак вакытлыча Спас районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Осокин чыгыш ясады.
Комиссия әгъзалары һәм ведомство җитәкчеләре 2021 елда коррупциягә каршы эшчәнлек нәтиҗәләре турында докладлар укыдылар.
Беренче булып район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин чыгыш ясады.
Аннары Спас районы Контроль-хисап палатасы җитәкчесе Людмила Устина үз докладын укыды. Ул бюджет акчаларын сарыф итү һәм аларны максатчан файдалануны контрольдә тотуны оештыру турында сөйләде.
Моннан тыш, комиссия әгъзалары коррупцион күренешләрне профилактикалауны оештыруда проблемаларны тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев