Саклап кала алдылар
Районда бер фермер хуҗалыгы басуында урылган теземгә ут каба.
Иске Рәҗәп авылы янындагы бу басу кырыендагы автотрассадан бик күп машиналар үтә, кемнеңдер саксызлыгы аркасында очкын төшеп, коры камылга ут каба.
Янгын сүндерүчеләрнең һәм авыл кешеләренең тырышлыгы белән утны тиз сүндерәләр. Утның берничә метр гына читтәге кырга күчүеннән шикләнеп, янгынга каршы буразна сыздырып чыктылар.
Янгын машинадан сүндермичә ташланган тәмәке төпчегеннән дә чыгарга мөмкин. Шуңа күрә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре басуда, урманда булганда бик сак булырга чакыралар. Эссе көндә кечкенә генә очкын да зур бәхетсезлек китереп чыгарырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев