Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кибет һәм автолавкалар эшен җайга салырга кушты

Республикада кибет һәм автолавкаларның бер өлеше зыянга эшли.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар җәмгыятьләре очрашуында аларның эшчәнлеген җайга салу тәкъдиме белән чыкты.

«Бездә барлыгы 121 автолавка эшли. Аларның күпме һәм нинди табыш күрсәтүләрен белергә кирәк. Автолавкаларны матурлык өчен сатып алмыйбыз. Кайбер районнарда автолавкалардан продукция зур күләмдә сатыла, кайберләрендә юк. Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк», — диде ул.

Президент мондый төр сәүдәнең табышына да игътибар итәргә кушты. «Уртача алганда, елына 3 млн сум чамасы табыш чыга. Күчмә сәүдә буенча Питрәч, Әтнә, Чүпрәле районнары алдынгы урында. Шул ук вакытта бүген банкротлыкка чыккан автолавкалар да бар», — дип билгеләп республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, авыл җирлегендә сәүдә өлкәсенә зур игътибар бирелә. «Соңгы өч елда 97 кибет төзелде. Быел тагын 16 объект файдалануга тапшырылырга тиеш», — диде ул.

Президент райпо кибетләре мөлкәтен нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен дә күтәрде. «Барлык объектлар кулланучылар кооперациясе системасында файдаланырга тиеш», — дип белдерде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев