Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәхмәт хаты тапшырылды

14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларның IV Республика форумы булды. Аның эшендә районның җәмәгать оешмасы советы вәкилләре дә катнашты.

Форум башлану белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән Татарстан Республикасы Конституция суды арасында гражданнарга бушлай юридик күрсәтү буенча төзелгән Килешүгә кул куелды. Аннары форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин мөрәҗәгать итте. Ул республикадагы иҗтимагый оешмаларның соңгы араларда башкарган эше турында сөйләде, җәмәгать тормышында актив катнашкан кешеләргә рәхмәт әйтте һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Бу көнне форумда катнашучылар "Җирле дәүләт власте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү юлы белән җәмәгать контролен үстерүдә гражданлык җәмгыяте институтлары роле" секциясендә эшләделәр. Чыгыш ясаучылар җәмәгать советының мәгариф тармагындагы эшчәнлеге, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы җәмәгать контроле, җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү турында һәм башка мәсьәләләр буенча фикерләре белән уртаклаштылар.
Форум кысаларында "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы җәмәгать советы" 1 Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурсның төрле номинацияләрендә республиканың 27 муниципаль берәмлегенең җәмәгать советлары катнашты.
Конкурсларда актив катнашканы, район советының кешеләрдә гражданлык активлыгы формалаштыруда, халык дәүләт власте органнары, оешмалар һәм учреждениеләр белән конструктив хезмәттәшлекне үстерүдәге эше өчен Спас районы җәмәгать советына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне безнең совет вәкиленә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев