Равил Гайнетдин: Рамазан аенда балалар үтерү “бөтен кешелекне үтерү”гә тиң
Равил Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы, күп миллионлаган мөселман өммәте исеменнән һәлак булганнарның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашты.
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин сүзләренчә, Рамазан аенда балаларны үтерү гөнаһ ягыннан «бөтен кешелекне үтерү»гә тиңләштерелә. Бу турыда РИА Новости язды.
«Изге Рамазан аенда балаларны җәзалаучының бу гамәле хөкемгә тартылып кына калмый, аның гөнаһы бөтен кешелекне үтерүгә тиңләштерелә», — диде Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми YouTube-каналында.
Мөфти Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы һәм күп миллионлы мөселман өммәте исеменнән һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев