Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент белән очрашу

Спас тармак технологияләре техникумы студенты Егор Васильев һәм шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары Ангелина Сәетова белән Дарья Бердникова Татарстан ирекле отрядларының икенче форумында катнаштылар.

Мастер-класслар һәм интерактив дәресләр барышында алар ирекле отрядлар эшен оештыру буенча тиешле киңәшләр алдылар. Шулай да, укучылар күңелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы урынбасары Римма Ратникова һәм ТРның яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин белән очрашу аеруча зур тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум Президент Татарстан Республикасы