Өземтә кирәк булса
Татарстанда Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) иң еш соратыла торган документ булып элеккечә үк күчемсез милек объектының төп характеристикалары һәм теркәлгән хокуклары турында өземтә кала.
2018 ел дәвамында ТР Кадастр палатасы 450 меңнән артык шундый өземтә әзерләде. Бу учреждение узган ел эчендә әзерләгән барлык документларның 34 процентын тәшкил итә (2017 елда бу күрсәткеч 33% иде). Бу документта тиешле мәгълүматларның барысы да: объектның адресы, аның кадастр номеры, мәйданы, кадастр бәясе, нинди максатларда файдаланырга тиешлеге, хуҗасының исем-фамилиясе, кайсы урында урнашуы һәм планы (җир участогы өчен) һәм башкалар бар.
Күчемсез милек объектының төп характеристикалары һәм теркәлгән хокуклары турында ЕГРНнан өземтә күчемсез милек объектлары белән килешү төзергә җыенганда, мәсәлән, кемдер фатир сатып алырга җыенса, кирәк була. Шушы документны күчемсез милек реестрыннан соратып алып һәм аның буенча фатирның законлы хуҗасы кем икәнен, милеккә чикләүләр салынганмы-юкмы һәм башка кирәкле мәгълүматларны белеп, ул үзенең алдану мөмикнлеген бермә-бер киметә ала, - дип аңлатып үтте ТР буенча Кадастр палатасының мәгълүматлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Лилия Сәйфиева.
Алдан әйтеп үтелгән очраклардан тыш, өземтә милекне бүлгәндә, башка очракларда да кирәк булырга мөмкин.
Татарстанда шулай ук аерым кешеләр исемендә булган (була торган) күчемсез милек объектлары һәм күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында өземтәне (белешмә) еш соратып алалар. Бу күрсәткеч 15 % тәшкил итә (узган ел 9%). Шушы һәм башка өземтәләрне кәгазь (“Мои документы” күп функцияле үзәк яки почта аша) яки электрон (Росреестр яки Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша) формада соратып алырга мөмкин. Хокукларны теркәү органы мөрәҗәгатьне өч эш көне эчендә тикшерә. Әгәр гариза “Мои документы” офислары аша бирелгән булса, гаризаны эшкәртү вакыты биш эш көненә кадәр арта. ЕГРНнан соратып алган мәгълүматларны кәгазьдә алырга теләүчеләр өчен курьер аша китереп бирү мөмикнлеге бар. Документлар заказчыга гариза биргәннән соң икенче көнне китереп бирелә. Казан шәһәрендә документларны курьерлар аша китерүне ТР буенча Кадастр палатасы узган елның сентябрь аеннан файдалана башлады. Бүгенге көнгә шушы мөкинлектән инде 2300 артык кеше файдаланырга өлгерде.
ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев